news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның экологик кабул итү бүлмәсе ел башыннан 1100дән артык шикаять кабул иткән

Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсе 2025 ел башыннан гражданнардан 1180 мөрәҗәгать кабул иткән. Шулар арасыннан 751 мәсьәлә инде хәл ителгән. Бу хакта ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика халкы иң еш зарланган проблема – рөхсәтсез чүплекләр. Әлеге темага барлыгы 532 хәбәр теркәлгән. Шуларның 302се «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша кабул ителгән. Атмосфера һавасы сыйфаты мәсьәләсе 214 тапкыр, су сыйфаты темасы 158 тапкыр күтәрелгән. Калган 276 мөрәҗәгать төрле экологик проблемаларга кагылган.

Мөрәҗәгатьләр түбәндәге каналлар аша кабул ителгән:

582 мөрәҗәгать – Экология министрлыгының интернет-кабул итү бүлмәсе аша;

302 мөрәҗәгать – «Мәктәп экопатруле» аша;

274 мөрәҗәгать – «Халык контроле» аша;

22 мөрәҗәгать – «Кире элемтә платформасы» системасы аша.

1 апрельдән республикада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы нигезендә «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында оештырылган санитар-экологик икеайлык башланып китте. Бу чорның беренче атнасында экологик кабул итү бүлмәсе 119 яңа мөрәҗәгать кабул иткән. Шуларның 62се – калдыклар мәсьәләләре турында, 25е – һава пычрану турында, 15е – су объектлары пычрану турында, 17се исә башка темаларга бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100