news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның дүрт университеты Россиянең иң яхшы йөз югары уку йорты исемлегенә кергән

Татарстанның дүрт университеты Россиянең иң яхшы йөз югары уку йорты исемлегенә кергән
Владимир Васильев, архив

RAEX агентлыгы версиясе буенча, Россиянең иң яхшы 100 югары уку йортының яңа рейтингы чыкты. Исемлеккә Татарстанның 4 университеты кергән. Алар арасында Казан федераль университеты (КФУ) да бар, узган елдагы кебек үк, ул рейтингта 20 нче урында калган.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университеты (КГМУ) 40 нчы урында, Алексей Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ) 47 нче позициядә. Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ) 74 нче урынны алган.

Искәртеп узабыз, узган ел шушы ук рейтингка Татарстанның алты югары уку йорты кергән иде. Быелгы рейтингка Иннополис университеты һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (КГАСУ) эләкмәгән.

Гомумән, рейтинг лидерлары булып Михаил Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты (МГУ), Мәскәү физика-техник институты (МФТИ) һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты (СПбГУ) тора.

RAEX рейтингын төзегәндә, югары уку йортларында белем бирү сыйфаты (50%), эш бирүчеләрнең чыгарылыш студентларына ихтыяҗы (30%), фәнни-тикшеренү эшчәнлеге дәрәҗәсе (20%) һәм башка критерийлар бәяләнә. Бүген ул — IREG Observatory on Academic Ranking and Excellence халыкара аудитын узган Россиядәге бердәнбер белем бирү рейтингы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100