news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның дүрт шәһәрендә яшәүчеләрне яшеренү урыннарына төшәргә сорыйлар

БПЛА һөҗүме куркынычы Казанда, Алабугада, Чаллыда, Түбән Камада игълан ителгән. Халыкны ышык урыннарга төшәргә сорыйлар. Мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында чыкты.

«Куркынычсызлык чараларын күрергә кирәк. Ышык урынга төшегез, тәрәзә янына килмәгез, уяу булыгыз», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot