news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Думага сыек көнкүреш калдыклары буенча мөрәҗәгатен 30 төбәк хуплаган

Татарстанның Россия Дәүләт Думасына сыек көнкүреш калдыклары буенча мөрәҗәгатен илнең 30 төбәге хуплаган. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

«Калдыклар белән эшне тәртипкә салу буенча тәкъдимнәрне юлладык. Сыек көнкүреш калдыклары буенча сорауны беркем дә күтәрмәве борчый. Россия күләмендә бу мәсьәлә җайга салынмаган. Без бу юнәлештәге мәсьәләне җитди карап, тәкъдимнәр җибәрдек, 30 дан артык төбәктән хуплау хатлары килде», - ди парламент башлыгы.

Каты көнкүреш калдыклары буенча Татарстанның законлы инициативасы хәзерге вакытта профильле комитетларда, Россия Хөкүмәтенең бәяләмәсе көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot