news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Чиләбедә «Синегорье» фестивалендә чыгыш ясаячак

Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Чиләбедә «Синегорье» фестивалендә чыгыш ясаячак
Фото: © ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Чиләбедә узачак XV Халыкара «Синегорье» фестивалендә катнашачак. «3 ноябрьдә коллектив концерт программасы белән чыгыш ясаячак, ә 4 ноябрьдә ансамбль үзенең аерым номерлары белән гала-концертны бизәячәк», дип хәбәр итә коллективның матбугат үзәге.

«Зур проект өчен ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле махсус программа әзерләде», – дип сөйләгән ансамбльнең сәнгать җитәкчесе – РФ атказанган, ТР халык артисты Айрат Хәмитов.

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәрвакыт концертларга җентекләп әзерләнә һәм Айрат Хәмитов белдерүенчә, «Синегорье» фестиваленә әзерлек коллективта аеруча зур дулкынлану хисе белән бара. «Беренче бүлектә без татарларның, ә икенче бүлектә җир шарында яшәгән халыкларның җыр һәм бию сәнгатенең бөтен матурлыгын күрсәтербез. Программага кавказ, белорус, Россия халыклары әсәрләрен һәм башкаларны да керттек», – дип билгели ул.

«Синегорье»да иң яхшы коллективлар җыела. Безнең өчен алар арасында булу зур дәрәҗә. Безнең хезмәттәшләребезнең ничек яшәвен һәм үсүен күрү, тәҗрибә белән уртаклашу, артка борылып, безнең нәрсәгә ирешкәнебезне һәм нәрсәгә омтылырга кирәклеген аңлау мөмкинлеге булачак», – дип шәрехли Хәмитов.

Әмма проектта ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең төп бурычы – тамашачыга шатлык хисе, җылылык һәм яхшы кәеф бүләк итү. «Без Синегорье»да берничә ел катнашмадык һәм, дөресен генә әйткәндә, без фестивальне сагындык. Без анда якын туганыбыз белән озак көтелгән очрашуга барган кебек дулкынланып барабыз һәм концертка билетларның күпләп сатылуына караганда, бу хис тамашачыларыбызда да бар», – дип йомгаклый коллективның сәнгать җитәкчесе.

  • «Синегорье» фестивале – уникаль вакыйга, ул төрле халыкларның традицион мәдәнияте үрнәкләрен тәкъдим итә, тамашачыларга Көньяк Уралдан читтә урнашкан мәдәни тормыш белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә. Проектка күренекле профессиональ коллективлар чакырыла, алар арасында Моисеев Балеты, Н.С. Надеждина исемендәге «Березка» дәүләт академия хореография ансамбле, М.Е. Пятницкий исемендәге академия рус халык хоры, шулай ук Италия, Сербия, Кытай һәм башка илләр коллективлары.
news_right_1
news_right_2
news_bot