Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның дәүләт символлары турындагы законга дәүләтчелек төшенчәсе кертеләчәк
Дәүләт символлары турындагы республика законында «Татарстан Республикасы суверенитеты» сүзтезмәсен «Татарстан Республикасы дәүләтчелеге»нә алыштырачаклар. Алтынчы чакырыш ТР Дәүләт Советының 42нче утырышында депутатлар шул хактагы закон проектын кабул итте.
Документ законны Татарстан Конституциясе нигезләмәләренә тәңгәл китерүгә юнәлдерелгән, дип искәртте ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин. «Үзгәрешләр Татарстан дәүләтчелегенең характеристикасын күздә тота», - диде ул.
Депутат сүзләренчә, республика дәүләтчелеге аның үз территориясе, халкы, дәүләт хакимияте органнары системасы, Конституциясе һәм законнары, дәүләт телләре һәм символлары булуда чагыла.
«Татарстанның республика дәүләтчелеген, күпмилләтле халкының үзенчәлеген һәм традицияләрен чагылдыра торган рәсми символлары бар. Алар – дәүләт гербы, дәүләт флагы һәм дәүләт гимны», - дип искәртте Хәбибуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз