news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның дәүләт бурычы 100 миллиард сумга якынлашып килә

Татарстанда 2023 елга һәм 2024-2025 елларга планлаштырылган чорга бурыч сәясәтен расладылар. Ул төбәктә җыелган дәүләт бурычы белән «нәтиҗәле идарә итү» һәм бюджетка салым йөкләмәсен киметү буенча чаралар кабул итү өчен төзелде, диелә республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган боерыкта.

Быелның 1 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда җыелган дәүләт бурычының гомуми күләме 96,6 миллиард сум тәшкил иткән, шуның 86 миллиарды – федераль казнадан бюджет кредитлары буенча бурыч, 10,6 миллиард сумы – дәүләт гарантияләре буенча йөкләмә.

1 ноябрьгә Татарстанның дәүләт бурычы 97,6 миллиард сумга кадәр арткан. Өстәвенә, әҗәтнең күләме инфраструктур бюджет кредиты җәлеп ителүгә бәйле рәвештә тагын артырга мөмкин.

Татарстанда бюджет дефицитын өлешчә каплау өчен уртача сроклы бюджет займнарын җәлеп итү механизмы кулланылды. Шуның белән бергә, Татарстанның Россия алдындагы реструктурлаштырылган бурычларын каплау вакыты да күчерелә.

«2023-2025 еллардагы бурыч сәясәте Татарстан Республикасы йөкләмәләрен, Россия Федерациясе Бюджет кодексында билгеләнгән норма һәм чикләүләрне үтәүгә юнәлдереләчәк», - диелә документта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100