Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның Даими вәкиллегендә туган якны өйрәнү төбәкара түгәрәк өстәле узды
6 февральдә Екатеринбургта Татарстанның Даими вәкиллегендә туган якны өйрәнү төбәкара түгәрәк өстәле узды. Ул татар милләтенең күренекле вәкилләренең тормыш юлын, эшчәнлеген, иҗатын, батырлыгын, халык һәм ил рухи-мәдәни тормышына керткән өлешен өйрәнү максатыннан уздырылды. Чараны Татарстан Республикасының Урал төбәге буенча Даими вәкиллеге ярдәме белән Туган якны өйрәнү советы оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түгәрәк өстәл артында активистлар — туган якны өйрәнүчеләр, Свердловск, Чиләбе өлкәләре һәм Татарстан Республикасыннан үз проектлары белән авторлар катнашты.
Катнашучыларны Татарстан Республикасының Даими вәкиле урынбасары Фәвия Сафиуллина сәламләде. Галимнәрнең, туган якны өйрәнүчеләрнең һәм җәмәгать эшлеклеләренең татар халкының күренекле эшлеклеләренең тормышын, иҗаты темасына доклад белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының туган якны өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе, профессор Альберт Борһанов чыгыш ясады.
Тарихи документларны өйрәнү һәм аларны яктырту, чыганакларны эзләү һәм уртак эш мәсьәләләре турында фикер алышканда катнашучылар актив позицияләрен белдерде, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз