news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Татар скверы ачарга җыеналар

Санкт-Петербургта Татар скверы ачарга җыеналар
https://tatspb.tatarstan.ru/

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Татарстанның Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Нева буендагы шәһәрдә Татар скверын төзү буенча инициатив төркем белән очрашты. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда иҗтимагый һәм иҗат эшлеклеләре, туган якны өйрәнүчеләр, тарихчылар, шулай ук Приморский районында яшәүчеләрнең инициатив төркеме вәкилләре катнашты.

Санкт-Петербург халкы һәм Приморский районында яшәүче татар милләте вәкилләренең исемсез бакчага «Татар скверы» исемен бирү турындагы инициативасын тикшерү фикер алышуның төп темасы булды.

Районда яшәүчеләр үз инициативаларын гамәлгә ашыруга ирешкән һәм 2021 елның 28 апрелендә Санкт-Петербург губернаторы гомуми файдаланудагы яшел утыртмалар турындагы канунга (Санкт-Петербургның 197-48нче законы) төзәтмәләрне имзалаган. Шуннан соң әлеге участок рәсми рәвештә сквер статусын алган, әлегә аның атамасы юк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100