news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Даими вәкиллеге Петербургның Мариинск хастаханәсендә хәрбиләр янында булды

Татарстан Республикасының Даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов, «Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте» төбәкара мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшит Мәгъдиев һәм «Трейд» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Мәгъдиев составындагы делегация Шәһәр Мариинский хастаханәсендә булды.

Хәзерге вакытта дәвалану узучы Татарстан һәм Башкортстаннан булган хәрбиләргә адреслы ярдәм тапшырылды. Сорау буенча кирәкле медицина ярдәме һәм гигиена чаралары, шулай ук бәйрәмнәргә татлы бүләкләр, шул исәптән мандариннар тапшырылды.

Алга таба үзара хезмәттәшлек итү һәм мөмкин булган мәсьәләләрне тиз арада хәл итү өчен туры элемтәләр урнаштырылды.

Мондый очрашулар, хәрбиләргә, ветераннарга, шулай ук авыр хәлдә калган барлык якташларга ярдәм итү – Санкт-Петербургтагы татар җәмгыяте һәм меценатларның системалы эше булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot