news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Даими вәкиллеге Фәйзулла Әминовның туганнарының кайгысын уртаклаша

22 февральдә талантлы рәссам, Рәссамнар берлеге әгъзасы, Санкт-Петербург акварельчеләр җәмгыяте әгъзасы Фәйзулла Әминов вафат булды. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәт хәбәр итә.

Фәйзулла Әминов 1948 елның 16 мартында Ленинградта туа. 1959-1966 елларда И.Е.Репин исемендәге сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты каршындагы Урта сәнгать мәктәбендә укый. 1967-1974 елларда И.Е.Репин исемендәге институтта профессор М.А.Таранов җитәкчелегендә китап графикасы факультетында белем ала.

Фәйзулла Әминов балалар һәм өлкәннәр өчен 40тан артык китапка иллюстрацияләр ясаган. Балет, пейзаж һәм натюрморт аның яраткан темалары иде.

Рәссамның эшләре Дюссельдорф шәһәре пинакотекасында, заманча сәнгать музеенда, шулай ук Германия, Франция, Финляндиядәге (һ.б.) шәхси коллекцияләрдә саклана.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм төбәкнең татар җәмәгатьчелеге ихлас күңелдән Фәйзулла Әминовның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot