Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургта блокадачы Роза Сафиуллинаны юбилее белән котладылар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
«Блокададагы Ленинградта яшәүче» билгесенә ия булган Роза Сафиуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге котлады.
«Без сезнең батырлыгыгыз турында һәрвакыт истә тотабыз! Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз һәм күтәренке кәеф, сәламәтлек, иминлек, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәвегезне телибез», диелгән Вәкиллек хәбәрендә.
Роза Сафиуллина блокададагы балачагы, ул авыр елларда ниләр кичерергә туры килүе, туганнары турында искә төшерә. Ул матур тормыш кичерә, олы яшьтә булуына карамастан, гаҗәеп яхшы энергиягә ия.
«Блокададагы Ленинградта яшәүчеләр - тирән ихтирамга лаек аерым халык. Аларга игелеклелек, әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итәргә омтылу хас», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз