Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Чүпрәле районыннан Рубежноега гуманитар ярдәм илттеләр
Татарстан Республикасы Чүпрәле районы халкы һәм предприятиеләре җыйган гуманитар йөк Татарстан шефлыгындагы Рубежное шәһәренә килеп җитте. ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин һәм Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендәге делегация шәһәр инфраструктурасын торгызу өчен кирәкле материалларны, шулай ук азык-төлек продуктларын тапшырды.
Ярдәмнең бер өлеше Рубежное гуманитар үзәгенә җибәрелде, ә төзелеш материаллары торак фондын оператив торгызу өчен шәһәр администрациясе карамагына тапшырылачак.
Марат Гафаров билгеләп үткәнчә, бу сәфәр шәһәрнең актуаль ихтыяҗларын исәпкә алып җентекләп әзерләнгән. «Быел көнүзәк проблемаларны хәл итүдә ярдәм итү өчен тагын берничә сәфәр планлаштырабыз. Безнең булышу җирле халык өчен сизелерлек ярдәм булыр, дип ышанам», - диде Чүпрәле районы башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз