news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстанның чигелгән картасы»на үз өлешен беренче булып Чистай районы тәкъдим иткән

Татарстан Чувашия республикасы инициативасы белән оештырылган «Россиянең чигелгән картасы» Бөтенроссия акциясендә катнаша. Татарстанның чигелгән картасына үз өлешен Чистай районы тәкъдим иткән. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова хәбәр итте.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

«Татарстан Республикасының чигелгән картасы» акциясе Татарстанда күпмилләтле халыкның бердәмлеген ныгыту, иҗади үсеш һәм декоратив-кулланма сәнгать өлкәсендә эшләүче осталарны һөнәри яктан туплау, шулай ук төбәк халыкларының милли чигүләрен саклау һәм популярлаштыру өчен үткәрелә.

«Быел һәр муниципаль берәмлектә халык сәнгать кәсепләре осталары тарафыннан Татарстанның чигелгән картасын төзү проекты гамәлгә ашырылачак, ул июнь аенда тәкъдим ителәчәк. Беренче фрагментны Чистай районы тапшырды», – диде Юлия Әдһәмова.

Татарстанда 2023 ел милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Республика планы буенча быел 70тән артык зур чара һәм 14 меңнән артык муниципаль проект үткәрү планлаштырылган. Хәзерге көннәрдә Казанда муниципаль районнарның мәдәни көннәре үткәрелә. 19 апрель Кама Тамагы, 27 апрель Алексеевск һәм 28 апрель көнне Чирмешән районнары мәдәни программаларын тәкъдим итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100