news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Буа районында балык үстерү технологиясен тәкъдим иттеләр

Татарстанның Буа районында балык үстерү технологиясен тәкъдим иттеләр
Фото: Буа муниципаль районының матбугат хезмәтеннән

Буа районында йомгаклау утырышы алдыннан премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка балык үстерү технологиясен күрсәттеләр. Аны район эшмәкәре Тимур Хәсәнов эшләгән. Бу хакта Буа муниципаль районының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әлегә балык үстерү цехы эшләтеп җибәрергә әзерләнә. Токымлы балыклар үстерү технологиясе буенча бассейн төбендә яшиләр, бу сыйфатны арттырырга мөмкинлек бирә. Проектны «Буа» сәнәгать паркында гамәлгә ашыру планлаштырыла», - дип сөйләде район башлыгы Ранис Камартдинов балык җитештерү цехында.

Соңрак район продукцияләре күргәзмәсендә технологияләрне үтәгәндә балыкның ничек тиз үсүен күрсәттеләр.

«Май аенда 1 грамм авырлыгында булсалар, февральгә 2-3 килограммга кадәр үстеләр. Тәм сыйфаты буенча да бик әйбәт», - дип сөйли эшмәкәр.

Хәсәнов крестьян-фермер хуҗалыгында кыйммәтле балык үрчетү һәм терлек азыгы җитештерү буенча комплекс төзелеше 2022 елда башланган, инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 650 млн сум тәшкил итәчәк. Балык хуҗалыгы узган ел 170 тонна форель һәм сөләйман балыгы җитештергән. Бүгенге көндә 8 эш урыны булдырылган, агымдагы ел ахырына кадәр эш урыннарын унбишкә җиткерү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100