news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Буа районында 99 яшьлек фронтовикны соңгы юлга озаттылар

Буа районының иң өлкән Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан берсе Нурислам Гомәров 99 яшендә вафат булды. Быелның декабрендә ул бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәргә тиеш иде. Ветеранны туган авылында җирләделәр.

Нурислам Гомәров бөтен гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган. Ул 1923 елның 25 декабрендә Исәк авылында туа. Нурисламга ике яшь чагында әнисе вафат була. Шуннан соң әтисен кулак дип Себергә сөрәләр, һәм кечкенә Нури әби-бабасы белән яши башлый. Мәктәптә ике классны тәмамлагач, колхозда ат караучы, комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, 1941 елның октябрендә егетне окоп казырга җибәрәләр.

1942 елда Нурислам Гомәров фронтка китә. Казанга җигүле атлар белән ике көндә килеп җитәләр. Нурислам утырган эшелонны Ерак Көнчыгышка озаталар. Егет мәргәннәр мәктәбендә өч ай укый, аны чик сакчыларына ярдәм итү ротасына билгелиләр. 1945 елның августында, Япония белән сугыш башлангач, сугышчыларны Амур елгасын кичәргә җибәрәләр.

1947 елда Нурислам Гомәров туган авылына әйләнеп кайта. Биредә аны җимереклек һәм ачлык көтә. Ул Чувашия Республикасының Шумерля шәһәренә китәргә карар кыла һәм анда урман кисүче булып эшкә урнаша. Анда 16 ел хезмәт куя. Үзенең мәхәббәтен очрата, Исәк авылы кызы белән гаилә корып җибәрәләр. Хатыны белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. 1962 елда туган авылына кайткач, Нурислам Гомәров 20 ел хат ташучы булып эшли.

«Нурислам Гомәров, җиңүчеләр буынының данлыклы вәкиле арабыздан китте. Геройлар турында истәлек яшәгәндә, алар үзләре дә онытылмый», - диде Буа районы башлыгы Рәнис Кәмәртдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100