news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Бөгелмә районы зираты янында чүплек табылган

Санитар икеайлык вакытында Көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары Бөгелмә районында табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаганнар. Бу хакта ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Забугоровка авылы янында белгечләр санкцияләнмәгән чүплек тапканнар. Калдыклар зират янындагы җир кишәрлекләренә тупланган.

Пычрану мәйданы 97 квадрат метр тәшкил иткән, чүп-чарның гомуми күләме 32 кубометрдан артып киткән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Бөгелмә районы башкарма комитетына кисәтү юлланды. Анда мондый хокук бозуларга юл куелмавын һәм экологик таләпләрне үтәү зарурлыгын күрсәттеләр.

Калдыкларны утильләштерү «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot