Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның биш спектакле «Алтын битлек»нең лонг битенә кергән
Татарстанның биш театры «Алтын битлек» театр премиясенең лонг битенә кергән.
Фестивальнең эксперт советы елның иң яхшы спектакльләреннән төзегән исемлеккә Казан ТЮЗының ике спектакле, «Моң» театр мәйданчыгыннан бер спектакль, Əлмәт театрыннан бер спектакль кергән.
Исемлектә Тинчурин театрының «Ак яулык, зәңгәр шәл» лаборатория эскизлары буларак эшләнгән эксперименталь спектакль дә бар.
Əлмәт театрының данлыклы «Җил артыннан» спектакле дә әлеге исемлеккә кергән. Əлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева экспертлар советы спектакльне карарга теләсә дә Татарстан театрларына килеп җитә алмавына зарланган иде.
Экспертлар спектакльләрнең лонг битен видеоязма буенча да төзи ала. Ə номинантларны карау өчен аларның килеп тамаша кылуы сорала. Камил Тукаевның «Җил артыннан» спектакле театр тарафыннан тәкъдим ителеп видео җибәрелсә дә, экспертларга күренмичә калган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз