news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 5 тикшерү изоляторындагы 2 меңгә якын кеше Президент сайлауларында катнашты

Татарстанда тикшерү изоляторларында тотылучылар Россия Президентын сайлауларда катнашты. Бу хакта «Татар-информ»га ведомство матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Биш тикшерү изоляторында һәм ТР буенча Россиянең җәзаларны үтәү федераль хезмәте (УФСИН) 3 номерлы төзәтү колониясенең бер бинасында булган 1800дән артык кеше сайлауларда тавыш бирү хокукына ия булган.

Фото: © ТР буенча Россиянең җәзаларны үтәү федераль хезмәте

РФ Президентын сайлауларда җинаять-башкарма инспекциясе исәбендә торучы шикләнелүчеләр һәм гаепләнүчеләр, шулай ук төзәтү эшләре рәвешендә җәза үтәүче 742 хөкем ителүче тавыш бирде.

Тикшерү изоляторында сайлаулар барышында тәртип саклануын җәмәгать күзәтү комиссиясеннән һәм Россия УФСИН каршындагы иҗтимагый совет вәкилләре күзәтте.

Сайлауларның беренче көнендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская 3 нче номерлы төзәтү колониясендә булды. Татарстан Республикасы буенча УФСИНның иҗтимагый советы рәисе Александр Даренков һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Анна Шустрова СИЗО-2дә урнашкан сайлау участогының эшен тикшерде.

Фото: © ТР буенча Россиянең җәзаларны үтәү федераль хезмәте

«Мин килгәндә сайлаулар штат режимында уза иде. Барысы да бик яхшы оештырылган. Чиста бүлмәләр, тавыш бирү өчен уңайлы кабиналар, видеокүзәтү, кандидатлар турында күрсәтмә мәгълүмат, сайлау комиссиясе әгъзаларының мөрәҗәгате. Алар, сүз уңаеннан, бик матур һәм рәсми рәвештә киенгән иде. Учреждениедә булган затлар бәяләмәсе буенча тикшерү изоляторында сайлаулар «бик яхшы» оештырылган. Кайбер гражданнар беренче тапкыр тавыш бирүләре турында да әйтте», - дип сөйләде Александр Даренков.

Тавыш бирүне уздыру чорында күзәтүчеләрдән, сайлау комиссиясе әгъзаларыннан, шулай ук шикләнелүчеләр һәм гаепләнүчеләрдән шикаятьләр һәм гаризалар килмәде, дип билгеләп үттеләр Россия УФСИН матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100