news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның биш районында юлларны ремонтлауга 1,7 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк

Татарстанның Кукмара, Актаныш, Сарман, Чирмешән һәм Югары Ослан районнарында юлларны яңартуга 1,7 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Дәүләт сатып алулары сайтында шул хакта тендерлар урнаштырылган.

Кукмара районында Өлге - «Нырты» совхозы юлын капиталь ремонтлауга иң күп акча тотылачак: чыгымнар 462,6 миллион сумга якын тәшкил итәчәк. Подрядчы 2027 елның 21 октябренә кадәр 5,7 километрдан артык озынлыктагы (18+249 км – 24+000 км) участокны тәртипкә китерергә тиеш.

Актаныш районында 6,6 километрдан артык озынлыктагы Түке – Татар Ямалы трассасын яңарту бераз арзанрак бәяләнә. Сүз якынча 456,7 миллион сум турында бара. Эшләр 2026 елның 20 ноябренә төгәлләнер дип көтелә.

Сарман районында Чаллы – Сарман – Югары Чыршылы – Петровский завод (3+700 км – 8+100 км) автомобиль юлының 4,4 километр озынлыктагы участогын яңарту 387,8 миллион сумга төшәчәк. Эшләрне 2025 елның 17 октябренә төгәлләү бурычы тора.

Үз чиратында, Чирмешән районында Яңа Кади авылына килү юлын яңартуның дүртенче этабы 257,9 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу акчага быелның 10 ноябренә 2,2 километрлы трассаны тәртипкә китерәчәкләр.

Югары Ослан районында «Казан – Ульяновск» – Соболевское (6+100 км – 8+100 км) юлының 2 чакрым озынлыктагы участогына капиталь ремонт ясау барысыннан да арзанракка төшәчәк. Аңа 136,4 миллион сумга якын акча бүлеп бирергә ниятлиләр. Эшләрне төгәлләү вакыты - быелның 24 октябре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100