news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүче биш гаиләгә «Ата-ана фидакарьлеге» медале бирделәр

2010 елдан Татарстанда «Ана даны» медале белән 1505 ана бүләкләнде. Быел гамәлгә куелган «Ата-ана фидакарьлеге» медале Татарстанда яшәүче биш гаиләгә бирелде.

«Ана даны медале белән биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән, кимендә бер балигъ булмаган баласы булган аналар бүләкләнә. Гаиләдәге һәр балага бер тапкыр 10 мең сум акча түләнәчәк», - диде ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева «Татар-информ»да матбугат конференциясендә.

«Ата-ана фидакарьлеге» бүләге ике ата-ананы да бүләкләүне күздә тота, дип өстәде спикер.

«Медальне җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли яки тәрбияләгән, кимендә бер балигъ булмаган баласы булган гаиләләр ала. Аларга бер тапкыр 100 мең сум бирелә. Медаль яңа булганга, бүгенге көндә аның белән биш ата-ана бүләкләнде», - дип аңлатты Бутаева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100