news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Биектау районыннан Сватовога 5 тонна гуманитар ярдәм җибәрелде

Татарстанның Биектау районыннан 5 тонна гуманитар йөк төялгән машина Сватово юнәлешенә юл алды. Бу хакта «Биектау хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Бүгенге көндә Сватово – махсус хәрби операция бара торган участокларның иң катлаулысы. Бу юлы биектаулылар хәрбиләр һәм җирле халык өчен кышкы җылы кием, дару, газ баллоннары, җылыткыч, ашамлык, кечкенә балалар өчен киемнәр туплап җибәрде.

Ел ахырына кадәр тагын ике йөк машинасы гуманитар ярдәм оештыру планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot