news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Биектау районыннан Лисичанскига гуманитар йөк илттеләр

Гуманитар конвойны озата барган Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасы вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин белән берлектә, Лисичанскида социаль объектларны карады. Аерым алганда, Биектау районыннан төзелеш компаниясе капиталь ремонт ясый торган балалар сәнгать мәктәбендә эшләр барышы тикшерелде.

Равил Хисаметдинов Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү эшендә мөмкин кадәр булышырга һәм тыгыз хезмәттәшлек итәргә әзерлеген белдерде. Биектау районында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм төзелеш материаллары күпләп җитештерелүгә бәйле рәвештә, хәзерге вакытта шулай ук даими тәртиптә товар китерүне җайга салу мөмкинлеге карала.

«Беренче чиратта, Биектау районының битараф булмаган һәм Лисичанск халкы өчен гуманитар йөк җыюда катнашкан кешеләренә рәхмәт белдерәм! Район башлыгы Равил Хисаметдиновка шәхсән рәхмәтемне җиткерәсем килә. Аның белән эшнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыша алдык. Равил Фәрит улының төзелеш тармагында тәҗрибәсе зур. Әлеге тәҗрибә республика шефлыгына алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендәге объектларны торгызу барышында кулланылачак», – дип сөйләде Фәнил Әһлиуллин.

Равил Хисаметдинов шулай ук Луганск Халык Республикасына барышлый гуманитар конвой Курск өлкәсендә тукталды, анда Биектау районы хәрбиләре белән очрашу узды, дип ассызыклады. Аларга автомобиль, якташларыннан күчтәнәчләр һәм туганнарыннан хатлар тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100