Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Биектау районында дүрт агросәнәгать мәйданчыгы төзеләчәк
Алдагы елларда Татарстанның Биектау районында дүрт агросәнәгать мәйданчыгы булдыру ниятләнә. Муниципалитет башлыгы Равил Хисаметдинов «Бердәм Россия»нең Халык программасы комиссиясе күчмә утырышында журналистларга шул хакта хәбәр итте.
«Без район халкының Казанга китмәвен, ә монда калуын телибез. Статистика буенча, бездә 17 меңгә якын кеше иртән чыгып китә һәм кичен кире кайта. Сәнәгать мәйданчыклары ярдәмендә халыкны районда калдырырга телибез. Димәк, юлларда бөкеләр дә булмаячак», - дип сөйләде ул.
Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән киләсе елда Биектау авылында 340 урынлы балалар бакчасы төзү ниятләнә.
«Узган ел федераль һәм республика программалары кысаларында, юллар төзүне дә исәпкә алып, 6,8 миллиард сумга якын акча җәлеп итә алдык. Быел исә – 4 миллиард сум тирәсе. 2025 елда юл һәм инженерлык челтәрләрен ремонтлауга юнәлдерелгән акча артты. Коммуналь инфраструктураны яңарту программасы буенча зур эш башкарабыз», - дип искәртте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз