news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның бер авылында, фермада янгын чыгып, 25 бозау үлгән

Татарстанның бер авылында, фермада янгын чыгып, 25 бозау үлгән
Фото: ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Әтнә районының Түбән Көек авылында терлекчелек фермасында янгын чыгуы турында хәбәр бүген төнлә килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ут белән көрәшүчеләр, урынга килгәч, бозау абзарының эчке яктагы тактадан эшләнгән бүлемнәренә ут кабуын ачыклаган. Янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре 85 бозауны эвакуацияләгән.

Янгын электр җиһазын көйләү һәм файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана. Аның мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгында барлыгы 25 бозау үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot