news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның бер ай эчендә дәүләт бурычы 79,5 млн сумга кимегән

1 октябрьгә Татарстанның дәүләт бурычы күләме 123,5 млрд сумнан артык тәшкил иткән. Бу узган ай башына караганда 79,5 млн сумга кимрәк. Республика Финанс министрлыгында шул хакта хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, бу сумманың якынча 101 млрд сумы федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләргә туры килә. Тагын 22,6 млрд - Татарстан Дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot