news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Баулы районында шәхси йортта янгында ир-ат үлгән

Бүген кич Баулы районы Мортаза авылында шәхси йортта янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр агач йортның түбәсе януын ачыклаган. 60 кв метр мәйдандагы янгын оператив рәвештә сүндерелгән.

Ачыкланганча, янгын сүндерүчеләр килгәнче күршеләр йорттан 51 яшьлек хуҗаны алып чыккан. Табибларның тырышуына карамастан ир-ат үлгән.

Белгечләр янгын чыгу сәбәпләрен ачыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100