news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның баш суд приставы: Алимент түләттерүдә җинаять эшенә тартуның нәтиҗәсе бар

Татарстанда быел алимент бурычлары булган 500 гә якын кеше РФ Җинаять кодексының 157 нче маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына хөкем ителгән. «Кызганыч, иң соңгы чарага да барырга туры килә. Кагыйдә буларак, җинаять эшенә тартуның үз нәтиҗәсе бар – бурычлылар әҗәтләрен түли башлый», - диде ТР Министрлар Кабинетында брифингта РФ Суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Әнвәр Закиров.

Быел суд приставларында алимент бурычлары буенча 26 меңнән артык башкарма производство бар, 2022 елда 5,5 мең эш килгән. Ел башыннан 239 млн сум кайтарылган, 2021 елга караганда, бу 19 млн сумга күбрәк. 1100 бурычлы кеше административ хокук бозу өчен штрафка тартылган.

Әнвәр Закиров Лениногорск районындагы очракны мисалга китерде. «Ир-ат, кеременең дүрттән бер өлеше күләмендә алимент түләмичә, суд приставларыннан качып йөргән, яшәү урынын, керем чыганакларын яшергән, бала белән дә аралашмаган. Башта административ җаваплылыкка тартылган – барыбер түләмәгән. Аннары җинаять эше кузгатылгач, 500 мең сум бурычын түләгән», - диде.

Татарстанның баш суд приставы, шулай ук, быел 10 гыйнвардан законга үзгәрешләр кертелгәнен искәртте.

«Хәзер административ-җинаять җаваплыгыгына өлешчә түләүчеләр дә җәлеп ителә ала. Элек әҗәтлеләрнең бер өлеше алимент бурычларының кечкенә генә суммаларын түләп, җаваплылыктан качып йөри иде. Хәзер алиментын тулысынча түләмәүчеләр административ-җинаять җаваплылыгыннан азат ителми», - дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100