news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның баш суд приставы: Алимент буенча бурычлыларның 13 проценты – хатын-кызлар

Татарстанда алимент буенча бурычлыларның 13 проценты – хатын-кызлар. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта РФ Суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Әнвәр Закиров әйтте.

«Нигездә, бу бер яки берничә баласына ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән аналар», - диде Әнвәр Закиров. Чистайда, әйтик, алимент түләүдән качып йөргән 27 кешенең алтысы – хатын-кызлар.

Әнвәр Закиров 23 июньнән башлап ун көн эчендә үткәрелгән «Судебные приставы - детям» бөтенроссия акциясе нәтиҗәләре турында сөйләде. Ун көндә суд приставлары бурычлылардан 16,7 млн сум акча түләттергән. Быел 239 млн сум алимент бурычлары кайтарылган, 2021 елга караганда, бу 19 млн сумга күбрәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot