news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның баш онкологы: Яман шешле пациентлар дарулардан баш тартуның куркынычын аңлый

Яман шеш белән авыручы бер кешене дәвалау елына 10 млн сумга кадәр җитүе ихтимал.

Татарстанның баш онкологы: Яман шешле пациентлар дарулардан баш тартуның куркынычын аңлый
Солтан Исхаков

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы, Республика онкологик диспансер баш табибы Эдуард Ногманов сүзләренчә, яман шеш белән авыручылар арасында соцпакеттан баш тартучылар – 36 процент. Ә даруларны сайлаучылар дәвалануның кыйммәткә төшүен аңлый, шуңа дөрес карар кабул итә.

«Онкологик чир мәкерле. Ахыры ничек бетәсен әйтеп булмый. Яман шешле пациентлар дарулардан баш тартуның куркынычын аңлый, әле дәваланып терелгәннән соң да шеш кабат үсәргә мөмкин. Яман шеш белән авыручы бер кешене дәвалау елына 10 млн сумга кадәр җитүе ихтимал», - дип кисәтте баш онколог.

Республикадагы 111 меңнән артык пациент диспансер күзәтүендә. Шуның 50 меңнән артыгы – инвалид.

«Пациент дәваланып чыккач та, ике яки хәтта ун елдан кабат безнең янга кайтырга мөмкин. Ул вакытта нур һәм радиотерапия дә кирәк, дарулар миллионлаган сум булырга мөмкин. Әгәр кеше ташлама урынына акча сайлаган икән, дәүләттән бушлай бирелгәннән тулысынча файдалана алмаячак. Онкопрепаратлар витамин түгел, аларны болай гына даруханәдән табып булмый, – ди искәртә Эдуард Ногманов.

Компенсация суммасы аена 1 мең сумнан бераз гына артык. Соцпакет сайлаган очракта, бу программа буенча бирелә торган дарулар берничә тапкыр кыйммәтрәккә чыга. Барлык медикаментлар федераль бюджеттан сатып алына. Бушлай даруларга хокукы булган категориягә керүчеләр 1 октябрьгә кадәр пенсия фондына барып гариза язып өлгерергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100