Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның баш инфекционисты: С гепатиты озакка сузылса, төрле органнарга зыян сала
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хаертынов, С гепатиты озакка сузылса, төрле органнарга зыян салу ихтималлыгы турында кисәтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат аентлыгында матбугат очрашуында сөйләде.
Гомумән алганда, ул биш вируслы гепатит актуаль саналуын билгеләп узды. А һәм Е гепатитлары – эчәк инфекциясе аша, В, С һәм D гепатитлары кешегә кан аша күчә. «С гепатиты хроник формасының үсеш ихтималлыгы белән аерылып тора – ул 80 процент тәшкил итә», – диде баш инфекционист.
С гепатиты хәтта 30-40 ел дәвамында бернинди симптомсыз узып, кеше бавыр фиброзы һәм циррозына дучар булырга мөмкин. Бу очракта еш кына органны күчереп утырту кирәк була, ди Халит Хаертынов.
«Авыруның кискенлеге бавырның декомпенсациясе, ягъни органның ни дәрәҗәдә җиткелексез эшләве белән билгеләнә. Әгәр ул кискенләшә икән, бу бөтен организмда чагылачак. Бавыр энцефалопатиясе, геморрагик синдром, асцит, перитонит килеп чыгарга мөмкин, шулай ук, үңәч тамырларыннан кан саркып торуы ихтимал, нәтиҗәдә, бу үлемгә китерә», – диде табиб.
Баш инфекционист сүзләренчә, гепатиттан бавыр гына зарар күрми, чир озак барса, эндокрин система, тире, йөрәк-кан тамырлары системасы һәм бөерләр дә зыян күрә. «Пациентны дәвалауга ул очракта инфекционист кына түгел, төрле юнәлештәге табиблар да кушыла», – диде Халит Хаертынов. Ул, шулай ук, С гепатиты онкологияне дә китереп чыгара алырлык вирус булуын искәртте. Бавыр күзәнәкләренең эшчәнлеге сүлпәнәю нәтиҗәсендә яман шеш хасил булырга мөмкин дигән сүз.
«Бавыр гына зарарланганда, хроник формага әверелгән булса, С гепатитының клиник симптомнары аз була – аны тыштан гына танып булмасака да мөмкин. Бу очракта сары авыруы сирәк очрый, пациент үзендә хәлсезлек, арыганлык сизә. Кемдер аны иренчәк, ялкау дип уйларга мөмкин, ә чынлыкта бу кешегә дәва кирәк», – дип сөйләде Халит Хаертынов,
- С гепатиты – киң таралган авыру. Ел саен дөньяда вирус йоктыручылар саны 2 миллионга арта. Татарстанда 24 мең кешедә С гепатиты вирусы ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз