news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның баш балалар психологы ата-аналарның тәрбиядә нинди хата җибәрүен аңлатты

Ата-аналар балалары балигъ булган вакытта еш кына аны болай гына яратуларын оныта һәм бу ялгыш фикер. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина психологиясе буенча баш балалар белгече, Республика балалар клиник хастаханәсенең психология бүлеге мөдире Лилия Горохова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шундый фикере белән уртаклашты.

«Ата-ана баласын ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнгәч ышаныч хисе барлыкка килә. Ул дөньяга килгәч, без аны берсүзсез кабул итәбез. Ә бала үскән саен кабул итү трансформациясе башлана. Без аны «5»легә укыган, ашагач тәлинкәсен юып куйган (һ.б.) өчен ярата башлыйбыз. Чынлыкта, ата-аналар баласын яратуын дәвам итә, әмма башка мәгълүматны трансляцияли», - дип искәртте белгеч.

Шушы хата аркасында балалар ата-аналарына ышанмый башлый, аларны ялгышлар, кимчелекләр һәм башка төрле фикер белән кабул итмиләр дип уйлыйлар. Бала аларның өметен акламаса, аны читкә кагалар, дип искәртте Лилия Горохова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100