Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның бары тик Чаллы шәһәрендә генә «Яшел марафон» ярышлары була
20 май көнне Чаллының Яр буе паркында «Саклык банкыннан Яшел марафон – 2023» ярышлары узачак. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Әлеге чара Россиянең 60 шәһәрендә уза. Әмма Татарстанның Чаллы шәһәрендә генә була. Быел ул Чаллыда 10нчы тапкыр үткәрелә.
«2021 елда марафонда 1500 кеше катнашты. Быел шәһәрдәшләр өчен 4,2 км һәм 10 км дистанцияләр әзерләнде. Балалар 420 метр йөгерәчәк. 10 км йөгерергә теләүчеләрнең үзләре белән терапевттан белешмәсе булырга тиеш», - ди спорт идарәсе башлыгы Роман Нәсрединов.
Марафонда катнашырга теләүчеләр 14 майга кадәр «Яшел марафон-2023» сайтына кереп теркәлү узарга тиеш. Онлайн рәвештә теркәлергә өлгермәгәннәр шул көнне языла ала.
«Бу спорт чарасы гына түгел, биредә социаль, экологик акцияләр дә уза. Агач утыртачакбыз, сәламәтлек турында лекцияләр үткәрәчәкбез», - ди «Татарстан Банкы» корпоратив клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ирина Баутина.
Теркәлү иртәнге сәгать 9:00 башлана. 10:45 сәгатьтә балалар, соңыннан 4,2 дистанциясенә, 12:20 сәгатьтә 10 км дистанциягә олылар йөгерә. 14:00 сәгатьтә җиңүчеләрне бүләкләргә җыеналар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз