news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның барлык районнарында Россия Конституциясе көненә багышланган чаралар була

Татарстанның барлык районнарында Россия Конституциясе көненә багышланган чаралар була
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Иртәгә, 12 декабрьдә, Татарстанның барлык районнарында Россия Конституциясе көненә багышланган чаралар узачак.

10.00 сәгатьтә Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында «Без - Россия гражданнары» акциясе була. Анда укуда һәм иҗтимагый тормышта уңышларга ирешкән 14 яшьлек татарстанлыларга РФ гражданинының беренче паспортын тапшыру тантанасы үткәрелә. Яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен мастер-класслар белән танып белү программасы, шулай ук хәрби-патриотик күргәзмә оештырыла.

11.00 сәгатьтә ТР Дәүләт Советында да «Мин - гражданин» дигән шуңа охшаш акция була. 14 яшьлек татарстанлыларга беренче паспорт тапшыру тантанасында республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

Моннан тыш, бу көнне яшүсмерләргә тантаналы рәвештә беренче паспорт тапшыру буенча акцияләр Татарстанның барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округларында да уза.

РФ Конституциясе көне уңаеннан шулай ук Россия дәүләт флагы төсләрендәге тасмалар тарату буенча акцияләр оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot