news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Балык Бистәсе районында бер ир-ат машина белән буага төшеп китеп үлгән

Кичә Татарстанның Балык Бистәсе районында буада ир-ат мәете тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га әле хәл булган урында булучылар хәбәр итте.

Кешеләр әйтүенчә, мәетне Киек (Дикое поле) авылында тапканнар. Беренче мәгълүматлар буенча, ир-ат машина белән буага төшеп киткән.

Бу урынга ашыгыч хезмәтләрдә эшләүчеләр килгән. Водолазлар ир-атның мәетен ярга якын урында тапкан. Коткаручылар үлгән кешене полиция хезмәткәрләренә тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100