Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның балалар ялын оештыру тәҗрибәсе бөтен Россиядә танылуга иреште
1-3 декабрьдә «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Мәскәү диалоглары – 2025» V төбәкара конференциясе узды. Ул балалар лагерьләре белән аларның мөмкин булган дәүләт һәм шәхси партнерлары арасында элемтәләрне үстерүгә юнәлтелгән.
Чараны «Балалар ялына ярдәм итү» төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырды. Татарстанны конференциядә республика үзәкләре директорлары тәкъдим итте. Катнашучылар заманча балалар лагерьләренә кагылган төп темалар, шул исәптән ата-аналар белән аралашу, инфраструктураны модернизацияләү һәм тотрыклы финанслау турында фикер алышты.
«Җәй» республика үзәге директоры Нина Шимина ата-аналар белән үзара эшчәнлек турында доклад белән чыгыш ясады. «Төрле форматтагы эш лагерьләрнең эшен үтә күренмәле итүгә, ата-аналарның ышанычын арттыруга һәм балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтләнүен һәм ялын оештыру буенча хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. 2025 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләре буенча 11 000 ата-анадан кире элемтә алдык, шуларның 97 проценты уңай», – диде ул.
Конференция нәтиҗәләре буенча РФ субъектлары губернаторларына, шулай ук хакимиятнең профильле органнарына, шул исәптән Дәүләт Думасы депутатларына һәм Федерация Советына җибәреләчәк резолюция әзерләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз