news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның азык-төлек җитештерүчеләрен Санкт-Петербургта сату итәргә чакырдылар

«Быел «Татарский дворик» проектын тагын өч мәйданчыкта ачарга телибез», - диде Санкт-Петербургтагы «Татарский дворик» рәисе Булат Шәфигуллин.

Татарстанның азык-төлек җитештерүчеләрен Санкт-Петербургта сату итәргә чакырдылар
Булат Шәфигуллин
Бөтендөнья татар конгрессы

XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены пленар утырышында Татарстанның азык-төлек җитештерүчеләрен һәм башка төбәкләрнең татар эшмәкәрләрен Санкт-Петербургның «Татарский дворик» сәүдә мәйданында сату итәргә чакырдылар.

«2019 елның октябрендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплавы, Санкт-Петербург шәһәре администрациясе чакыруы, Бөтендөнья татар конгрессы, Азнакай районы ярдәме белән Санкт-Петербургта «Татарский дворик» дип аталган яңа проект барлыкка килде. «Татарский дворик» – ул Россиянең төньяк башкаласында Татарстанның 50дән артык җитештерүчесе продукцияләрен халыкка тәкъдим итә торган бердәнбер урын», - диде «Татарский дворик» җитештерү кооперативы идарә рәисе Булат Шәфигуллин.

Булат Шәфигуллин пленар утырышта катнашкан эшмәкәрләрне Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә сату итәргә чакырды. Ул «Татарский дворик»та иң күбе Татарстанда җитештерелгән товарлар сатылганын әйтте.

«Меңләгән кеше «Татарский дворик»ка продукция алырга гына түгел, ә милләттәшләребез белән аралашырга дип тә килә. Ул шәһәр халкы һәм килгән кунаклар өчен Татарстанның заманча яшәеше белән танышу урыны да. Киләчәктә «Татарский дворик»ны туризм маршрутына кертергә хыялланабыз», - диде Булат Шәфигуллин.

Җитештерү кооперативы идарә рәисе сүзләренчә, Санкт-Петербургта «Татнефть»нең 60лап ягулык станциясендә «Татарский дворикның» киштәләре булдырылган. «Киләчәктә «Татнефть»нең «GreenLight» (Гринлайт) бренды белән «Татарский дворик» коллаборациясе барлыкка киләчәк. Татарстанның һәр продукциясен үзебезнең сату киштәләрендә булдырасыбыз килә. Быел «Татарский дворик» проектын тагын өч мәйданчыкта ачарга телибез», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100