news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Әтнә районында яшен сугу аркасында бер авыл клубы янып беткән

Узган төндә Әтнә районында яшен сугу сәбәпле янгын чыккан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Янгын төнлә Исләйтар авылында Колхоз урамында урнашкан клуб бинасында чыккан. Янгын вакытында бина эчендә кешеләр булмаган, зыян күрүчеләр дә юк.

Беренчел фараз буенча, янгын яшен сугу аркасында килеп чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot