news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның атказанган юристы Петрушкин Россия Югары Суды судьясы булды

Федерация Советы Татарстанның атказанган юристы, Идел буе округы Арбитраж суды рәисе урынбасары Виталий Петрушкинны Россия Югары Суды судьясы итеп билгеләде, дип яза ТАСС.

Моңа кадәр ул Идел буе округы Арбитраж суды судьясы вазифасында булды. Ачык чыганаклардагы мәгълүматлар буенча, Виталий Петрушкин 1968 елның 6 июлендә туган. 1996 елда «Юриспруденция» белгечлеге буенча В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Петрушкин суд системасында 1997 елдан бирле эшли, судья булып эшләү стажы - 27 ел. 2015 елда аңа Татарстанның «Атказанган юристы» исеме бирелгән.

Петрушкин белән бергә Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме буенча судьялар вазифасына Олег Бугаков һәм Инна Переверзева билгеләнде.

Олег Бугаков һәм Инна Переверзева административ эшләр буенча суд коллегиясендә, Виталий Петрушкин гражданнар эшләре буенча коллегиядә эшләячәк дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100