news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның атказанган табибы Ирек Билаловның «Тукталышсыз гомер» дигән китабы чыкты

Татарстанның атказанган табибы Ирек Билаловның «Тукталышсыз гомер» дигән китабы чыкты
"Әлки хәбәрләре"

Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте ярдәме белән Татарстанның атказанган табибы, шигъри җанлы Ирек Билаловның «Тукталышсыз гомер» дигән китабы дөнья күрде. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Басмада авторың 430га якын шигыре урын алган. Алар төрле елларда һәм төрле темаларга багышланган. Китапта Ирек Билаловның улының әти-әнисе, гаиләсе, якын туганнары турында мәгълүматлар белән танышырга мөмкин. Якташлары белән төшкән фәтәсүрәтләр белән баетылган. Тагын шунсы хак, укучы авторның шигырьләре белән берникадәр таныш. Бу аның икенче шигъри җыентыгы. Басма 250 данәдә нәшир ителде.

Ирек Нуретдин улы Билалов бар гомерен медицина өлкәсенә багышлаган, кеше сәламәтлеге өчен кайгыртучы абруйлы табиб. «Мин шигырь языйм әле, дип махсус утырмыйм, бары тик күңел халәтен кәгазь битләренә теркәп кенә барам». Автор укучыга әлеге сүзләрен «Сер йомгагым сүтелә» дигән мәкаләсе аша җиткерә.

Шигырьләр җыентыгын нәшир итүдә ярдәм итүләре өчен Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе рәисе, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиевага, Түбән Кама аръягы сәүдә-сервис оешмасы җитәкчесе Геннадий Муллинга рәхмәтләрен әйтә.

Автор китабының беренче нөсхәсен Алсу Нәбиевага имзалады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100