Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның атказанган табибы Александр Семенов вафат
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Әлмәттә 73 яшендә танылган хирург, Әлмәт сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны, Татарстан Республикасының атказанган табибы Александр Семенов вафат булган. Бу хакта Әлмәт күп профильле хастаханәсе хәбәр итә.
Александр Александрович 40 ел гомерен медицинага багышлаган, 25 ел буе «Татнефть» Медсанчастендә эшләгән.
«Ул намуслы, таләпчән, җаваплы, кырыс, шул ук вакытта киң күңелле, ярдәмчел һәм тыйнак кеше, авыруларга карата игътибарлы һәм үз эшенә чын күңелдән бирелгән табиб иде. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килеп, теләсә нинди хирургия патологиясен дәвалауда ярдәм күрсәтергә әзер иде ул», - диелә Әлмәт хастаханәсе хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз