news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәүкәт Әмиров вафат

https://tatur.tatarstan.ru/

Музыкант һәм педагог, Россиянең халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, күпсанлы конкурслар лауреаты Шәүкәт Әмиров вафат булган. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәүкәт Әмиров - илнең балалайкада иң яхшы уйнаучыларының берсе, ул кырык елдан артык актив концерт эшчәнлеге алып барды. Аның виртуоз башкарулары грампластинкаларда, дискларда, СССР дәүләт телерадиофондларында теркәлгән, аның турында төрле телләрдә дистәләгән мәкаләләр язылган.

Шәүкәт Әмиров Магнитогорск музыка училищесын, М.П.Мусоргский исемендәге Урал консерваториясен һәм ассистентураны тәмамлый. Миасс музыка училищесында укыта, Чиләбе дәүләт мәдәният институтында кыллы халык уен кораллары секциясен җитәкли, күп еллар Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең ректоры урынбасары булып эшли. 2003 елдан алып 2010 елга кадәр М.П.Мусоргский исемендәге Урал дәүләт консерваториясен җитәкли. 2005 елда Шәүкәт Әмиров музыкаль сәнгать өлкәсендәге күренекле казанышлары өчен Свердловск өлкәсе губернаторы премиясенә ия була.

«Һәрвакыт тыныч, яхшы күңелле, һәм әлбәттә, искиткеч музыкант, югары дәрәҗәдәге профессионал. Ул кафедрада да нәтиҗәле эшләде, соңгы елда авыруга карамастан, бик күп җыентыклар әзерләде, укучылар белән шөгыльләнде, һәрвакыт иҗат итте. Без консерваториядә бергә укыдык һәм шуннан бирле күп еллар дус булдык һәм аралаштык», - дип сөйли М.П.Мусоргский исемендәге Урал дәүләт консерваториясенең халык уен кораллары кафедрасы мөдире Михаил Уляшкин.

Шәүкәт Әмиров зур репертуарга ия булган, анда рус һәм чит ил авторларының классик әсәрләре дә, заманча композиторлар музыкасы да кергән. Күп кенә әсәрләрне үз авторлык редакциясендә башкарды. Педагогик балалайка репертуарын булдыруга һәм киңәйтүгә аерым игътибар бирде, транскрипцияләр җыентыгын, шулай ук балалайка өчен үзенчәлекле әсәрләр әзерләү һәм чыгару белән шөгыльләнде. Шәүкәт Әмировның укучылары илнең әйдәп баручы коллективларында эшли.

«Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге Шәүкәт Сабировичның туганнарының һәм хезмәттәшләренең кайгысын уртаклаша. Хушлашу мәрасименең көне һәм урыны турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100