news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Үтәй вафат

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Үтәй вафат
Фото: Салих Сәйдәшев музееның Телеграм-каналы

Күренекле музыкант һәм дирижер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Үтәй вафат булган.

«Рөстәм әфәнде 1962 елда Казан музыка училищесын тәмамлый, укыта, музыкант буларак чыгышлар ясый, төрле оркестрлар белән эш итә. 1990нче елдан Татарстанның Дәүләт эстрада-симфоник оркестрының җитәкчесе булып эшли башлый. Беренче көннән үк коллектив күп кенә композиторлар өчен иҗади лабораториягә әйләнә. Оркестрның милли репертуарын Бату Мөлеков, Алмаз Монасыйпов, Рәшид Абдуллин, Луиза Батыр-Болгари, Луиза Хәйретдинова кебек милләтебезнең танылган музыка иҗатчылары төзи. Коллектив белән даими рәвештә Зилә Сөнгатуллина, Рөстәм Маликов, Рафаэль Сәхәбиев, Римма Ибраһимова һәм башка танылган вокалчылар хезмәттәшлек итә.

Оркестр татар композиторлары язган эстрада җырларына, заманча эшләнештәге татар милли көйләренә, танылган классик джаз музыкасына мөрәҗәгать итә. Коллектив иҗат иткән композицияләр Татарстанның радио һәм телевидениесенең алтын фондына кертелә», – дип хәбәр итә Салих Сәйдәшев музееның Телеграм-каналы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100