
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Сания Бәхтиярова вафат булу сәбәпле, Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге кайгы уртаклаша. Бу турыда Вәкиллек сайтында хәбәр ителә.
Сания Бәхтиярова 1949 елда Ленинградта туган. 1979 елда Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, 2019 елда Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы була.
«Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм төбәкнең татар җәмәгатьчелеге Сания Бәхтиярованың якыннарының кайгысын уртаклаша», диелә хәбәрдә.