Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Татарстанның атказанган психологы» дигән яңа исем барлыкка киләчәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
ТР хакимияте психологик ярдәм өлкәсендә эшләүче белгечләргә һөнәри ярдәм күрсәтү өчен «Татарстан Республикасының атказанган психологы» исемен билгеләү мөмкинлеген карый. Әлеге пункт Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин раслаган 2025-2028 елларга халыкка психологик ярдәм күрсәтү системасын үстерү концепциясенә кертелгән.
Документ психологлар эшенең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм аларның хезмәтләреннән Татарстанда яшәүчеләрнең файдалана алуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Концепциядә шулай ук психологик ярдәм таләп ителә торган гражданнарның өстенлекле төркемнәре дә билгеләнгән. Алар арасында махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары, чит ил кешеләре һәм аларның балалары, кризис хәлендә калган яшьләр, хөкем ителгәннәр һәм махсуслаштырылган ярдәмгә мохтаҗ башка категорияләр бар.
Шулай ук Татарстан Республикасы психологлары реестрын төзү турында да фикер алышалар, анда билгеләнгән һөнәри таләпләргә туры килә торган квалификацияле белгечләр кертеләчәк.
Психологик ярдәм системасын үстерү концепциясе хезмәтләрнең һәркем файдалана алырлык булуын арттыруга гына түгел, ә күрсәтелә торган ярдәмнең сыйфатын тикшереп торуны тәэмин итүгә дә юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз