Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәдиф Яваев һәлак булган
Бүген Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәдиф Яваевның һәлак булуы турында билгеле булды, дип яза «Татар-информ».
Рәдиф Яваев 2024 елның 3 февралендә Мәскәүдә югалган, шуннан бирле аның кайдалыгы билгесез булган. Бу хакта «ЛизаАлерт» хәбәр итә. Бүген Яваевның үлүе билгеле булды. Аңа 71 яшь иде.
Рәдиф Яваев — Мәскәү төбәгендә бердәнбер татар бию коллективы булган «Илдан» халык ансамблен оештыручы һәм сәнгать җитәкчесе.
«Ул искиткеч хореограф, талантлы педагог, игелекле һәм ярдәмчел кеше иде. Аның гаиләсенең, якыннарының, укучылары һәм хезмәттәшләренең чын күңелдән кайгысын уртаклашабыз», – диелгән Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз