«Эшем мине энергия белән тулыландыра. Әмма ул энергияне алыр өчен, баштан мин бөтен көчемне бирәм. Җырлыйлар бит әле: «Җаннарымны ярып бирер идем, җанның кайда икәнен белмим», – дип. Салават абыйның «Сайра, диләр, халкың өчен йөрәгең ярылганчы», дигән җыр сүзләре ошый. Син башта тулысы белән йөрәгеңне, җаныңны ярып бирәсең. Аннары энергия кире әйләнеп кайта. Сәхнәдә бер үлеп, бер тереләсең.
3 минутлык чыгыш, диләр. Ул 3 минут өчен 3 ел әзерләнәсең! Чөнки 3 минут – ул нәтиҗә генә.
Элек мин кайтып елый идем. Әни миңа: «Өйгә кайтып юын», - дип әйтә башлады. Беренче эш итеп, мин, сәхнәдән төшкәч, кулымны юам.
Җырлый белү талантын миңа бит Ходай нәрсә өчендер биргән. Өемдә үзем өчен җырлап утыру өчен бирмәгән. Минем аша ул аны кешеләргә бүләк иткән. Чыгышлардан соң «Ходай миңа биргән тавышны кулланып, кешеләргә бәхет китерә алдыммы икән», дип тә уйлыйм», – ди ул.
Татьяна Ефремова белән «Интертат» сайты өчен Милена Новикова сөйләшкән.