Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Төркиядә бушлай концерт куя
6 октябрьдә 18.00 сәгатьтә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Төркиядә бушлай концерт куячак. Концертны «Анталья татарлары» җәмгыяте җитәкчесе Оксана Назарова оештыра.
«Урта диңгез буенда татарларның яраткан җырчысы Фирдүс Тямаев үзенең беренче концертын куя. «Анталья татарлары» җәмгыяте быел алты еллыгын билгеләп үтә. Алты ел эчендә Татарстанның атказанган артистлары Нурзадә, Азат һәм Алинә Кәримовлар, Фәнис Җиһанша, Марсель Вәгыйзов, Гөлназ Солтанова, Илгиз Шәйхразиев катнашында чаралар үткәрде. Фирдүс Тямаев концертына Төркиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр – Истанбул, Бодрум, Искешәһәр, Конья һәм башка шәһәрләрендә яшәүчеләр киләчәк. Фирдүс Тямаев – дөньяга танылган җырчы, аның җырлары халыкны берләштерә», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Оксана Назарова.
Аның әйтүенчә, концертның төп максаты – татар мәдәниятен Төркиядә популярлаштыру һәм таныту. «Концертка теләге булган һәркем килә ала, Фирдүс Тямаев аны бушка куя. Ял көнендә гаилә, дуслар, якыннар белән концерт килеп, татар мәдәнияте дөньясы белән танышып булачак. Чакырып калабыз! Концерттан туры эфир оештырырга планлаштырабыз», – диде «Анталья татарлары» җитәкчесе.
Концерт мәйданчыгының адресы – Liman, Port Bello Hotel Yani 1/A, Akdeniz Blv., Konyaaltı.
«Татармультфильм» вәкилләре дә кунак булачак, алар Төркиядә яшәүчеләргә Габдулла Тукай мультфильмнарын күрсәтәчәк», – диде Оксана Назарова.
«Билетны кайдан алырга дип сораулар килә. Беркайдан да алырга кирәк түгел, концерт бушка булачак. Яхшы кәеф белән килегез. Көтеп калам, очрашканга кадәр! Сау-сәламәт булыгыз», – дип видео яздырган Фирдүс Тямаев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз