news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Арча районында бал кортлары күпләп агуланган

Татарстанның Арча районы Шекә авылында бал кортлары күпләп агуланган. Бу хакта «Татарстан умартачылары» оешмасы җитәкчесе Шәүкәт Хәйруллин «ВКонтакте» социаль челтәрендә хәбәр итте.

«22 июнь иртәсендә Арча районының Шекә авылында Нурулла Закировның умарталыгында бал кортлары күпләп агуланган. Бал кортлары үлә башлаган һәм хәзергә 32 баш умарта да зыян күргән», - дип сөйләде Хәйруллин.

Аның сүзләренчә, ул коткару хезмәтенең 911 номерына шалтыраткан, һәм бер сәгать дәвамында участок полиция хезмәткәре, ветеринария хезмәте, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, район администрациясе вәкилләре килгән.

2019 елда Татарстанның барлык районнарында диярлек бал кортлары күпләп үлде, ул вакытта 2,5 мең умарта кортлары күче юкка чыкты. Бөҗәкләрнең үлеменә кырны пестицидлар белән эшкәртү сәбәп булган, дип хәбәр ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100