news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Апас районы якташлыгы Рубежноега гуманитар йөк китерде

Татарстанның Апас районы якташлыгы Рубежноега гуманитар йөк китерде
Фото: ТР вице-премьеры Аппараты

Татарстан Республикасы шефлыкка алган Рубежное шәһәренә ТР Кече һәм урта бизнес ассоциациясе, «Апас районы якташлыгы» иҗтимагый оешмасы катнашында җыелган гуманитар йөк китерделәр.

Йөк составына дарулар, балалар ризыгы, подгузниклар, бакалея һәм сезонлы яшелчәләр кергән.

«Шәхсән минем өчен бу мөһим, чөнки яхшы үрнәк тәэсир итә. Дусларым һәм коллегаларымның ничек ярдәм итүен күреп, игелек кылу – башкаларны да илһамландыра торган табигый теләк булуын аңладым», - дип искәртте Апас якташлыгы вәкиле Раушан Гәрәев.

news_right_1
news_right_2
news_bot